Иң мөһиме – халыкны саклау

2018 елның 6 октябре, шимбә

Ө

 

ч көн дәвамында гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре узды районда. Алар башкарма власть органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары катнашында оештырылды.

Өч этапта үткәрелгән күнегүләрнең максаты гадәттән тыш хәлләр һәм аварияләр килеп чыккан шартлы зоналарда аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерүдән гыйбарәт. Шул рәвешле, күнегүләр вакытында җитәкчелек составка хәбәр итү һәм аларның җыелу мәсьәләләре, халыкка хәбәр итү системаларының әзерлеге тикшерелде,  “Кояшкай” балалар бакчасы базасында радиациядән саклау корылмасында, Зур Фролово мәктәбе базасында Казаннан эвакуацияләнгән халыкны транспорттан төшерү, вакытлыча урнаштыру һәм Ырыңгы мәктәбе базасындагы эвакуацияләнүчеләрне кабул  итү пунктларында һәм федераль автомобиль юлында каза күргән халык өчен мобиль җылыну. Туклану, сәүдә пунктлары оештыру буенча күрсәтмә дәресләр уздырылды.

Соңгы көндә “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” җәмгыятенең Буа филиалында дәрес аммиак түгелү һәлакәтен бетерүгә багышланды. Анда филиалның авария-коткару формированиесе, 111 номерлы янгын сагы-коткару часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды һәм район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре бердәм булып эшләде.  Элемтәчеләр шартлы гадәттән тыш хәл килеп чыккан урында урынга чыгучы идарә итү пункты оештырды.

– Без уку-күнегүләр дәресләрен даими рәвештә үткәрәбез, чөнки химик-агулы матдә – аммиак белән эшлибез. Бүген беренче чиратта комбинатта эшләүчеләрне эвакуацияләдек. Иң мөһиме – кеше сәламәтлеге һәм гомере. Барысы да саклану чаралары белән тәэмин ителгән, – ди филиалның баш инженеры Ринат Алиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International