Кичә, 5 октябрьдә, “Юность” спорт мәктәбе һәм “Яшьлек” спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләренең Республика Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Монда Казан, Яр Чаллы, Буа, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарыңнан командалар катнашты.
Катнашучыларны Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Кәмәртдинов, “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов, ТР волейбол федерациясе вәкиле Алексей Овощников сәламләде.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, I урынны Казан командасы алды, II урынга Буа районы командасы лаек булды, III урын Азнакай районы командасына булды. Җиңүче командалар кубоклар, диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Районыбыз командасын лаеклы җиңүләре белән тәбриклибез һәм яңа үрләр яулавын телибез.