“Эшлекле дүшәмбе”

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген, 8 октябрьдә, Буа шәһәренең Ял үзәгендә предприятие, оешма, учрежденияләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре  башлыклары катнашында традицион киңәшмә узды.

Эшлекле киңәшмә күңелле башланып китте – район Башлыгы Марат Зяббаров Буа районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Габдрахмановка “Сайлаулар оештыру өчен” РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесен тапшырды. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында уздырылган волейбол буенча ярышларда II урынны алган районыбыз командасын котлап, команда капитаны район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Кәмәртдиновка ТР Спорт Министрлыгы дипломы белән кубок тапшырды. Картинг буенча Республика ярышларында II урын алган Солтан Мурзаковны “Юл хәрәкәте иминлеге” кубогы һәм диплом белән, Азат Җамалиев белән Илгиз Нәмәтовны Черки-Килдураз авыл җирлегенә керүче Үгез Куагы авылындагы чишмәне чистартып төзәткән өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. РАЙПО рәисе Ленар Камаловның туган көне уңаеннан, аңа җылы котлау сүзләрен җиткерде.

Киңәшмә кысаларында Буа районы җирлекләрендә үзара салым кертү мәсьәләләре буенча референдум үткәрү турында сөйләштеләр, Буа муниципаль районы территориясендә гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре нәтиҗәләрен ясадылар, ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша буалыларның торак-коммуналь түләүләрен хәл иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов Буа шәһәрендә тротуарлар төзелеше, асфальт-бетон эшләре барышы белән таныштырды, шәһәрнең Яңа елга бизәлеше турында сөйләде. ТР Буа шәһәре Пенсия фонды башлыгы Рафик Җәләлов пенсия законындагы үзгәрешләр белән таныштырды, Буа районы буенча ГТО комплексы администраторы Руслан Смирнов ГТО айлыгына әзерлек һәм аны үткәрү белән уртаклашты. Буа авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Даутов 01.10.2018 елга терлекчелек эшләре нәтиҗәләре, кыр эшләре барышы турында сөйләде.

Киңәшмә азагында Буа муниципаль районы бенча ЭЭМ бүлек җитәкчесе Ренат Хәсәнов Буа районы һәм Буа шәһәрендәге оператив хәл турында доклад ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International