2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы “Дәүләт кадастр бәясе турында” федераль закон нигезендә, 26.09.2018 елгы 3173-р номерлы ТР җир һәм милек Министрлыгы карарын үтәү йөзеннән, 2019 елда ТР территориясендә су фонды, урман фонды җирләренә, ТР аерым саклана торган территория һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәясе билгеләнәчәк.
Дәүләт кадастр бәясен билгеләүгә шзерлек 2019 елның 1 гыйнварына кадәр башкарылачак. Әзерлек этабы кысаларында кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълуматны җыю һәм эшкәртү максатыннан, “Дәүләт кадастр бәясе Үзәге” дәүләт бюджет учреждениясе (алга таба – ДКБҮ) күчемсез милек хуҗаларыннан шул күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.
Күрсәтелгән мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен, күчемсез милек объектлары хуҗалары ДКБҮ үзләренең күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр, шул исәптән объектларның төп сан һәм сыйфат характеристикаларына ачыклык кертү буенча да мәгълүмат бирергә хаклы: куллануга рөхсәтнең төре, урын, мәйданның, чынбарлыкта куллануның тасвирланасы, җир кишәрлегенең ерак булуы, күчемсез милек объекты кадастр бәясенә йогынты ясаучы башка факторлар.
Күчемсез милек объектлары турында декларация формасы һәм аны карау тәртибе 27.12.2016 елгы 846 номерлы “Күчемсез милек объектлары характеристикалары декларациясе, шул исәптән аның формасын карау тәртибен раслау турында” Россия икътисадый үсеш Министрлыгының боерыгы белән расланган.
Күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр түбәндәгечә кабул ителә:
Тулырак мәгълүматны cgko.tatarstan.ru сайтының «Хезмәт күрсәтү тәртипләре” бүлегендә алырга мөмкин.