Мәрхүм Фаяз Фазлыевка багышланган ат чабышлары Чуашстанның Батыр районында узды. Аларны үткәрү идеясе белән кызлары Диләрә, кияве Илсур, Фәһим һәм Нияз Фазлыев, дус-лары Мансур Төхфәтуллин, Илназ Зәбиров, Илназ Әбитов чыкты. Алар да иганәчеләр булдылар. Гомуми приз фонды 50 мең сум тәшкил иткән.
Шыгырданнан Альберт Хамбиков Синематограф атында абсолют җиңүче булды. Кызыксындыру призы - Аккцент аты белән Павлов Володяда.