Туклануга ташламалар

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Агымдагы уку елы башыннан шәһәр мәктәпләрендә туклану  Казан шәһәренең  азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша оештырыла. Уку йортлары хәзер балаларны үзәкләштерелгән ашатуга күчерелде. Туклану түләүле. Шушы көннәрдә кайсы категория укучыларның бушлай ашатылуы да билгеле булды.

Район мәгариф идарә-сеннән алынган мәгълү-матларга караганда, шәһәрнең алты урта белем бирүче уку йорты да сентябрь ае башыннан департамент аша туклануга күчерелде. Бу – 3 меңгә якын укучы, дигән сүз. Яңача туклана башлауны  әти-әниләр уку елы башланганчы җы-елышларда үзләре хәл ит-теләр. Алар сайлавына ике төрле бәядәге меню тәкъдим ителде: бер тапкыр туклана торган меню-ның бәясе 40 сум, ә ике тапкыр ашатуны сайлаганда  60 сум тәшкил итте. Әлеге суммаларга җан башына бирелүче 7 сум 10 тиен бюджет акчасы да кергән. Әти-әниләрнең күпчелеге  40 сумлык менюга өстенлек бирде. Мә-гариф бүлеге методисты Наталья Македонская сүз-ләренә караганда, баласы лицей-интернатта белем алучы әти-әниләр тулысынча ике тапкыр туклануны үз эченә алган менюны сайлаган. Ә калган уку йортларында төрле-чә: кайсы сыйныф бер, кайберләре ике тапкыр туклана.

Ташламалар кемнәргә тиеш?

Район башкарма комитеты боерыгы нигезендә агымдагы елның сентяб-реннән кайбер категория укучылар өчен мәктәпләрдә туклануга ташлама кертелде. Ул инвалид балаларга, әти-әнисе беренче һәм икенче төркем инвалид булган укучыларга һәм күп балалы гаиләләргә кагыла. Наталья Александровна әйтүенчә, мондый категория буенча тукланучы укучылар саны районда 600 тирәсе кеше тәш-кил итә. Алар уку елы дәвамында район бюджеты хисабыннан түләүсез тукланачаклар.

– Әти-әниләрнең әлеге яңалык буенча сораулары туа тора. Без болар хакында уку йорт-лары директорларына, балаларның сыйныф җитәкчеләренә барысын да җиткердек. Алар аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда барысын да аңлатачаклар. Шунысын да әйтәсем килә, бердәм меню буенча туклану баштан кайбер әти-әниләр арасында шик-ләнү уятса да,  бер ай туклану дәвамында яңа-лыкка карата ризасызлык белдерүче булмады,- диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International