Район хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 октябрьгә ул барлык мәйданның 60 процентында казылган.
Татлы тамыр уңышын җыюны төгәлләүче хуҗалыклар да бар. Болар – “Авангард” агрофирмасы, “Дружба” агрофирмасының 1 һәм 4 номерлы филиаллары. Җир өстенә барлыгы 119545 тонна тамыразык чыгарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 220 центнерга тиң. Хуҗалыклардан әлегә иң зур күрсәткеч “Ямбулат” та – 500 центнер тәшкил итә. “Авангард”та һәр гектардан уртача 375, “Коммуна”да – 250, “АгроНур”да – 238 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта “Дружба”ның 4 номерлы филиалында бу сан 99, калганнарында 151-171 центнердан артмый.
Районда туңга сөрү ахырына якынлаша. Бу эш 60038 гектарда, ягъни тиешленең 91 процентында башкарылган.