Гади сөйләмдә “урман амнистиясе” дип йөртелә торган Федераль закон илебез территориясендә узган елның августыннан гамәлдә. Ул җир кишәрлекләре урман фонды җирләре белән кисешкән намуслы сатып алучыларның хокукларын яклый. Бу законга кадәр аларның күбесе кишәрлекләрне судсыз ызанлый һәм рәсмиләштерә алмый иде.
Әлеге закон хуҗаларга үз сутыйларының чикләрен билгеләргә, гәрчә ул җирләр урман кишәрлекләре белән кисешсә дә, һәм кадастрга алар турында мәгълүмат кертергә мөмкинлек бирде. Моның өчен межа планын әзерләргә һәм гариза белән теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин монда берничә шарт үтәлергә тиеш: җиргә булган хокуклар 2016 елга кадәр күчемсез милек реестрына урман кишәрлеге (аның чикләре белән кисешүчә) турында мәгълүмат кертелгәнчегә кадәр теркәлгән булырга тиеш.
Әгәр кишәрлек, мәсәлән бакча, дача, шәхси хуҗалыкка дип 8.08.2008 елга кадәр бирелгән булса, межа планын әзерләгәндә, чикләрнең урманда урнашкан өлеше белән туры китерергә кирәкми.
Кадастр инженеры межа планында (ул кадастр исәбенә кую өчен нигез булып тора) «урман амнистиясе» турындагы законны куллану мөмкинлеге турында билге куя. Теркәү органы мөстәкыйль рәвештә киселешкән урынны юк итә һәм урман кишәрлеге урынының һәм мәйданының тасвирламасына үзгәрешләр кертә.
“Урман амнистиясе” турында законда төрле ситуацияләре, хуҗалар һәм дәүләт хокукларын яклауның ысуллары алдан каралган. Шул исәптән аның ярдәмендә Дәүләт урман реестры (ДУР) һәм Күчемсез милек Бердәм дәүләт реестры (КМБДР – ЕГРН) арасында булган каршылыклар юк ителә. Бер үк кишәрлек, мисал өчен, ЕГРНда сәнәгать җирләренә карарга мөмкин, ә урман реестрында – урман фондына.
Хәзерге вакытта Татарстанда чикләре урман белән кисешкән 5 меңнән артык җир кишәрлеге исәпләнә. Мәгълүматлары ике реестрда да булган республика урман фонды кишәрлекләре суммар мәйданнарының аермасы 360 мең га тәшкил итә. Боларны бетерү өчен махсус эшче төркем булдырылган. Бу төркемгә ТР буенча Росреестр Идарәсе, ТР Кадастр палатасы, ТР Мәдәният Министрлыгы, ТР урман хуҗалыгы Министрлыгы, Росимущество, Россия урман хуҗалыгы белгечләре керә. Закон нигезендә урман хуҗалыгы Министрлыгы урман реестры мәгълүматларын 2023 елның 1 гыйнварына хәтле күчемсез милек реестры мәгълүматлары белән туры китерергә тиеш.
Шул ук вакытта законда күп очраклар өчен ЕГРН мәгълүматларына өстенлек бирелә. Әгәр урман реестры кишәрлекне урман территориясенә кертә, ә күчемсез милек реестрында җир башкача билгеләнгән икән, ЕГРН мәгълүматлары дөрес дип исәпләнә. Әгәр соңгысында җир категориясе билгеләнмәгән булса, беренче планга хокукны билгеләүче документлар чыга. Шуларны биреп, хуҗа кишәрлекне урман фондыннан чыгара ала. Бу очракта сүз хокуклары 2016 елның 1 гыйнварына хәтле рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләре турында бара.
Әгәр җирнең категориясе күчемсез милек реестрында да, документларда да күрсәтелмәгән булса, категория турындагы карарны җирле үзидарә органы чыгара.
Бу вакыт эчендә “урман амнистиясе” турында закон Татарстанда 82 мәртәбә кулланылган. Шуның 65 очрагының инициаторы теркәү органы булган, ә 17сенең – җир хуҗалары.
“Урман амнистиясе” турында закон урманны сакларга мөмкинлек бирә. Урман реестрыннан чыккан урман кишәрлекләренә компенсация ясау өчен, урман үстерү һәм урманны тернәкләндерү өчен территорияләр билгеләнә.
ТР буенча Кадастр палатасы хезмәте.