Буа муниципаль районының гомум үсеш бирүче төрдәге “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йорүче балалар тәрбияче С. П. Нуждина, Г. А. Сәгыйтова, өлкән тәрбияче, педагог-психолог Г. Г. Абдуллина белән берлектә, "Табигатьне саклыйк – киләчәкне саклыйк” халыкара акциясендә “Экология өлкәсендә интеллектуаль-иҗади эшчәнлек” номинациясендә катнаштылар. Бу акцияне «Киләчәк интеллекты» Кече фәннәр академиясе һәм «Максимум»халыкара үзәге оештыра.
Чара кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел арты территориаль идарәсе белгече Г. В. Ваһапова белән очрашты. Ул «Гаҗәеп урман» темасына танып-белү әңгәмәсе үткәрде, балалар урманыбызда яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышты, шулай ук кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгытты, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады.
Очрашу ахырында барлык катнашучылар да ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алды.