2018 елның 14-15 ноябрь көннәрендә ТР Яр Чаллы шәһәрендә традицион «Сәнәгатътә цифрлы трансформация Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» IV Машина төзү кластер форумы була.
Форумны оештыручылар – ТР Машина төзү кластеры һәм «ИННОКАМ» Кама инновацион территориаль – җитештерү кластеры ярдәмендә ТР инвестицион үсеш Агентлыгы.
Машина төзү кластер форумның 2018 елдагы төп темасы – сәнәгатьтәге цифры трансформациядә халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы, ә форумның максаты – сәнәгатьне цифрлаштыруда иң яхшы дөнья һәм Россия тәҗрибәсен тапшыру, машина төзү һәм миктәш тармаклардагы үсешнен макрорегиональ стратегиясен формалаштыру, Россия территориясендә кооперация инвестицион проектларны тормышка ашыру.
Чара кысаларында инновацияләргә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган ярдәм һәм бизнесның үсеше, субконтрактация һәм кооперация, робототехника өлкәсендә яңа базар һәм аларны куллану мөмкинлекләре мәсьәләләре күтәреләчәк.
Бу форумда катнашу өчен субъект һәм муниципалитетлар, РФ һәм чит ил министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ЯрЧаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, сәнәгать предприятиеләре, инжиниринг үзәкләре, югары белем бирү йортлары җитәкчеләре чакырылган.
Форум 2 көн дәвам итәчәк. Беренче эш көнендә тематик чаралар һәм түгәрәк өстәкләр булачак. Биредә катнашучылар бу тармакның перспективалары һәм проблемалары турында фикер алышачак, шул исәптән “Цифрлы трансформация. Сәнәгатьтә төп элементлар» темасына пленар утырыш, «Сәнәгатьтәге инновацияләргә дәүләт ярдәме”, “Сәнәгатьне цифрлаштыру. Предприятиеләр арасында үзара бәйләнеш һәм субконтрактация», «Сәнәгать робототехникасы. Яңа базар. Куллану мөмкинләкләре», «Җитештерү программалары һәм кооперация белән идарә итү”, “Сәнәгатьтә аддитив технологияләр. Халыкара һәм Россия тәҗрибәсе” темаларына түгәрәк өстәлләр, шулай ук иң эре Россия корпорациясенең товар китерүче Көне танлаштырыла.
Форумның икенче көнендә “КамАЗ” ПАО заводына, “Алабуга” – Ford Sollers һәм "Барс Технолоджи» аерым икътисади зонасы предприятиесенә, “Мастер” Кама индустриаль паркы – «КОРА» ГК , «ПРОФТЕРМО» Заводына бару күздә тотыла.