10-13 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган «Алтын көз — 2018» XX Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Анда якташыбыз-крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Кубайкин катнашты. Фермер Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен бронза медаленә лаек булды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Алексей " Ел эшкуары. Алтын йөзлек" республика конкурсында җиңүче. Узган ел ул Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «Иң яхшы гаилә фермалары-2016» конкурсының "100 башка кадәр" " номинациясендә беренче урынны алды.
Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез.