12-14 октябрь көннәрендә Чебоксар шәһәрендә КАРАТЭ WKC 2018 буенча IX Россия Кубогы узды. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән каратэчылар җыелды. Бу турнирда шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең якташларыбыз - САПСАН сугыш сәнгате клубы спортчылары (җитәкчесе Сабитова Руниза Загфяр кызы, тренер Смирнов Андрей Сергеевич) катнашты. Татарстан командасы копилкасына безнең спортчылар 11 медаль китерде. Смирнова Варвара-2 алтын һәм көмеш, Смирнов Данила - алтын, Дюдюкина Дарья - 1золото, 2 көмеш һәм бер бронза, Сәлахиев Рәсим - көмеш, Исламов Исламов-бронза, Маилзадә Эльвин - бронза. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында 4 нче урынны алды. Россия Кубогы нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алган каратэчылар WKC карате буенча Россия җыелма командасына керә!
Спортчыларыбызны һәм аларның остазларын котлыйбыз.