“ТР мәгариф оешмаларында туклануны оештыру” темасына кайнар линия

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Эш планы нигезендә, республика балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2018 елның 18 октябрендә сәгать 9дан кичке 5кә кадәр ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Аппаратында 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша “ТР мәгариф оешмаларында туклануны оештыру” темасына кайнар линия телефоны эше оештырыла.

Кайнар линия телефоны эшендә ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Аппараты, ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ТР буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә надзор Федераль хезмәте Идарәсе вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International