Бүген Буа шәһәренең "аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Шәяхмәт улы Яһудин катнашында Парламент дәресе узды.
Җәмгыять белеме укытучысы Нина Ивановна Казакова «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән әңгәмә формасында дәрес үткәрде. Республика парламенты эше турында мәктәп кунагы Шакир Шәяхмәт улы сөйләде. Дәрес ахырында ул укучыларның сорауларына җавап бирде, аларның югары әзерлеген һәм белемнәрен билгеләп үтте.
Чара ахырында депутат уку йорты директоры Рамил Равил улы Кәлимуллин белән бергә мәктәп белән танышты.
ТР Дәүләт Советы депутаты катнашында Парламент дәресе Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә узачак.