Җырлап яшәрергә!

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның үз артистлары бар хәзер – егермеләп әби-бабай “Сәнгать  – яшәрткеч алма” социаль проекты кысаларында фольклор төркемгә оешты. Әлегә репетицияләргә йөриләр.

Өлкәннәр бу эшкә бик чынлап алындылар – киләчәктә республика күләмендәге фестивальләрдә катнашырга җыеналар. Ә костюмнар, чыгымнар, дисезме? Монысын да уйлап куйдылар.

Татарстанның Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы биргән 240 мең сум грант  акчасы шуны күздә тотып тотылды да. Концерт костюмнары тектерелде, милли уен кораллары сатып алынды. Әйбәт репертуар гына кирәк. Ул милли характерда булачак. Җитәкчеләре – Мәдәни үсеш үзәге директоры урынбасары Гүзәл Салаватова татар һәм рус халыкларының борынгы йолаларын сәхнәгә куймакчы.

– Татар һәм рус төркемнәре белән аерым-аерым айга бер шөгыльләнәм. Узганында яңа уен коралларында уйнарга өйрәндек, халык җырларын башкардык, “Йөзек салу” уенын уйнадык. Әби-бабайларга ошый, кайчакта елап та озаталар, - ди җитәкче.

Өлкәннәрнең яңа һөнәрен ветераннарның район Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова да хуплый:

– Интернат-йортта яшәүчеләр “Балкыш” фестивале узган саен катнашасы килә, дип үтенәләр иде. Аңа әзерлек тә, кием дә кирәк, дия идем. Хәзер бар. Икенче елга бу конкурска районнан “Яшәрткеч алма” фольклор берләшмәсен дә тәкъдим итәчәкбез, – диде ветераннар рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International