“Беркем кушмады. Үзебез утырттык”,- диләр Килдуразда ял итү бакчасы булдырырга хыялланган Гомәровләр һәм Мәхмүтовлар

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Килдураз авылыннан ике гаилә, үзара сүз берләшеп, буш  урынга үз акчаларына алмагачлар сатып алып утыртканнар. Авыл уртасындагы мәдәният йорты артында чүп-чар җыелып ятучы буш җир мәйданына күптән эче пошкан гаиләләрнең. Быел яз ике күрше, киңәшеп, аны җыештырырга һәм көзгә агачлар утыртырга сүз куешканнар.

– Узган атнада Фәрит белән Ринат Ульяновск шәһәренә барып агач үсентеләрен алып кайттылар. Шул көнне балалар белән бергә утыртып та куйдык. Салкыннарга кадәр тернәкләнсеннәр, дип су сибәбез. Салкынайткач, куяннар кимермәсен өчен төпләрен дә бәйләп куячакбыз, – ди Фәритнең хатыны Гөлнара .

Шактый урын биләгән әлеге участокта тагын нәрсәләр булачагы белән дә кызыксындык. Гаиләләр биредә ял итү урыны ясарга хыяллана. Бакча тирәли агачлар булачак, ә уртада балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы, диделәр. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов та авылдашларының бу инициативасын бик хуплавын әйтә. Һәм әлеге күмәк эшкә бәлки башкалар да кушылыр, дип өметләнә.

– Авыл кешесе шәһәрнекеннән ким булырга тиешме?! Аларның да шулай ук өйдән чыгып ял итәсе, балаларын уңайлы һәм махсус билгеләнгән җирдә уйнатасы килә. Киләчәктә бирегә ком ташытырга исәп, аннан тагын средстволар табу җаен карарбыз, – ди ул.

Ә Килдуразда яшьләр һәм балалар өчен ял итү урыннары булдыруга  нигез бар – соңгы елларда гына авылда ике дистәгә якын яшь гаилә төпләнеп калган, туучы балалар саны да арта бара.   

Шәһәр башкарма комитетыннан  алынган мәгълүматларга караганда, быел көз шәһәрдә дә 3 мең тирәсе төп агач утырту планланштырыла. Алар –  каен, пихта, нарат агачлары.  Ике атна дәвамында шәһәребезнең үзәк һәм аркылы урамнарга 1400гә якын агач утыртылып бетте. Бу эшне үзләренә беркетелгән участокларда шәһәр оешма-предприятиеләре башкара. Көзге яшелләндерү 1 ноябрьгә кадәр дәвам ителәчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International