Пластик шешәләрне – аерым савытка

2018 елның 19 октябре, җомга

Игътибар иткәнсез, шәһәрдә берничә “ноктада” кулланудан калган пластик шешәләр өчен аерым савытлар хасил булды. Әлегә аларны шәһәр стадионы, “Батыр” спорт мәктәбе территориясендә һәм шәһәрнең К. Зыятдинов урамындагы 17нче йорт ишегалдында күрергә була. Яшәүчеләр бернинди үгетләүләр булмаса да, пластик калдыкларны, чүп-чардан аерып, шунда ташлыйлар.

К. Зыятдинов урамындагы 17нче  йортта яшәүчеләр инде берничә ел элек үк ишегалдына әрҗә куеп, мондый пластик шешәләрне аерым җыя башлаганнар. Буада моннан берничә ел элек “Чиста шәһәр” проекты буенча икенчел чимал кабул итү пункты ачылган иде. Яшәүчеләр пластик калдыклар өчен әрҗәне бу хәбәрне белеп алганнан соң куярга булганнар. Йорт буенча өлкән Таһир Фәткуллин әйтүенчә, берничә көн эчендә тула башлаган савыт.  Белеп алып, хәтта тирә-күрше йортларда яшәүчеләр дә тартылган.

– Аннан ни сәбәпледер ул пунктны яптылар. Мин пластик белән савыт тулгач үзем шунда төяп илтә идем. Акчасына Яңа елга ишегалдын бизәү өчен гирляндалар алдым. Торак-коммуналь хуҗалыгында бик кирәк моның белән шөгыльләнү. Аптыраганнан җыя баш-ладык бит без аны. Җил чүп савытыннан плас-тик шешәләрне тирә-юньгә очыра, алар теләсә кая тәгәрәп йөриләр иде. Менә хәзер без башлаган эшне тагын дәвам итүчеләр табылды, – ди ул.

Заманча савытларны хәзер кем урнаштыра соң шәһәрдә? Моны район башкарма комитетының җитәкчесенең яшьләр эшләре һәм спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Садыйков уйлаган. Чүп-чарны бүлеп җыю әрҗәләре шәһәрдә тагын үзәк стадионда, “Батыр” спорт мәктәбе территориясендә бар. -Спорт мәйданчыклары тирәсе чиста булырга тиеш. Студент елларында экологик хәрәкәттә бергә кайнаган дуслар ярдәмендә кайтарттык пластик шешәләр җыю әрҗәләрен. Алар аны төяп тә китәләр. Хәзер шәһәрдә әлеге әрҗәләр урнаштырылган мәйданчыкларда алай тәртипсез чүп-чар аунамый. Киләчәктә мондый уңайлыкны  тагын да арттырырга исәп, – ди ул.

Чүп-чарны бүлеп җыю кебек яңалыкның барлык шәһәрлеләргә дә кайчан килеп җитәчәге турында төгәл әйтеп булмый, әмма буалылар моңа риза һәм чүпне берничәгә бүлеп җыюдан иренмәячәкләренә ышанырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International