Яшь буалылар тимер юл тарихы белән таныштылар

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген, Буа станциясенең «Тимер юл техникасы» һәйкәле ачылу уңаеннан, Буа юл дистанциясенең элеккеге башлыгы, тарихчы-тикшеренүче Илгиз Нигъмәтуллин чакыруы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге Буа шәһәренең 5нче гимназиясенең яшьармиячеләре белән берлектә, Горький тимер юлының Буа станциясе музеенда булдылар. Исегезгә төшерәбез, Илгиз Фәйзерович аңа нигез салган иде. 
Музейда укучылар өчен ТАССР төзелүнең йөз еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды.  Музей саклаучысы Тамара Нигъмәтуллина аларга бик теләп тимер юл тарихы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International