Шушы көннәрдә Буа шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасы үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан тантананы балалар бакчасы мөдире Данира Гыйльфанова ачты. Ул ветераннарга һәм хезмәттәшләренә чәчәкләр тапшырды, аннан соң сүз шушы өлкәдә озак еллар эшләгән остазыбыз Мария Глинкинага бирелде. Ул билгеләп үткәнчә, "Кояшкай" шәһәрдә алдынгылар рәтендә, алга таба да уңышлар теләде. Рифат һәм Резедә Батыровлар күп санлы гаиләләр исеменнән рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бәйрәмдә оешманың даими иганәчеләренә-Буа шикәр заводы, ветеринария техникумы коллективларына, "ПМК-6" төзүчеләренә рәхмәт сүзләре яңгырады