«Ел лидеры - 2018» конкурсында Буа шәһәренең 10 сыйныф укучысы Инсаф Зиннәтуллин катнаша

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

"Ел лидеры - 2018" масштаблы конкурсының беренче этабы ахырына якынлашты, элеге конкурста Р. З. СӘГЪДИЕВ исемендәге мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Инсаф Зиннәтуллин катнаша. Бүген катнашучыларның конкурс сынаулары башлана.
Исегезгә төшерәбез, Конкурс «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы "Балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра. 2018 елның 22-26 октябрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәге базасында конкурсның икенче этабы уза, анда төбәкара, региональ, җирле балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары һәм җитәкчеләре катнаша.
Инсафка уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International