27 октябрьдә Россия Федерациясенең 9 илендә һәм 20 төбәгендә "Татарча диктант"белемнәрне тикшерү буенча белем бирү акциясе узачак. Буада "Татарча диктант" Р.Люксембург урамы, 66 йорт адресы буенча урнашкан М. Вахитов исемендәге гимназиядә узачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Акциядә катнашырга теләүчеләрне көтәбез.