Район башлыгы Марат Җаббаров "Буа Элеваторы " ААҖ хезмәткәрләре белән очрашты

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров шәһәрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар башлап җибәрде. Кичә шундый очрашу "Буа шикәре" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән узды, бүген «Буа Элеваторы»ААҖ хезмәт коллективы белән.

Очрашу барышында Марат Азат улы муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре, район халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен тормышка ашырыла торган дәүләт һәм муниципаль программалар, уңышлар һәм казанышлар турында сөйләде, киләсе елга куелган бурычларга тукталды. Шулай ук буалыларны борчыган, алда торган җирле референдум турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.
 «Без җыелган һәр кешегә 1 сум, республика 4 бирәчәк. Җыелган акчаларны шәһәрне төзекләндерү, тротуарлар төзү эшен дәвам итү планлаштырыла», - диде ул, һәм буалылар туган шәһәрнең тышкы кыяфәтен яхшырту буенча алып барыла торган эшкә теләктәшлек күрсәтерләр, аны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертерләр дип ышануын белдерде.
Предприятие хезмәткәрләре район башлыгының инициативасын тулысынча хупладылар һәм булачак җирле референдумда актив катнашачакларын әйттеләр.
Исегезгә төшерәбез, үзара салым буенча җирле референдум 18 ноябрьдә узачак. Ул барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән шәһәрдә дә узачак. Шәһәрнең балигъ булган һәр кешесе белән 500 сум акча җыю планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International