Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, физик затлар 2017 ел өчен мөлкәткә салымны агымдагы елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиешләр.

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, физик  затлар  2017 ел өчен мөлкәткә салымны агымдагы елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиешләр. Федераль салым хезмәтчелеге сайтындагы “Физик затлар өчен салым түләүче шәхси кабинеты” сервисыннан файдаланучыларга белдерү кәгазе электрон рәвештә җибәреләчәк. Салым түләү өчен  электрон сервис уңайлы, чөнки әлеге хезмәткә салымны онлайн-түләү мөмкинлекләре дә кертелгән. Банк аша түләргә уйласа,  физик зат  әзер квитанцияне бастырып чыгара да ала. “Шәхси кабинет” кулланмаучы затларга салым түләүгә белдерү кәгазе почта аша җибәреләчәк. “Татарстан почтасы-Россия почтасы” хезмәтчелегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа районы буенча физик затларга тарату өчен 21181 данәдә салым белдерүе кәгазьләре алынган. Шуның инде 20141 данәсе ( 95 проценты) халыкка таратылган.

Салым түләүгә белдерү кәгазе килмәгәндә яшәү урыны яисә күчемсез мөлкәт  теркәлгән урында салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2018 елда җирле бюджетка 23145 мең сум күләмендә  мөлкәт салымы суммасы җыю планлаштырыла. Агымдагы елның 18 октябренә физик затлардан 5699,3 мең сум салым акчасы кергән. Бу мөлкәткә салымның 21,9 процентын, җир салымының 26,9 процентын тәшкил итә.  Түләүләрне “Салымнарны түлә”,  Россия салым хезмәтчелеге сайтындагы “шәхси кабинет”  сервислары аша, “Дәүләт хезмәтләре күрсәтү” федераль порталы, кредит учреждениеләре, “Электрон правительство” терминалы һәм порталы аша башкарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International