Резин итекләр дә кирәкми

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Районның күпчелек авыллары халкы быел җыелган үзара салым акчасына юллар рәхәтен күрә башлады: нигезе ясалып,  ак таштан салына алар. Агымдагы  атнада бу  эш Югары Лашчы җирлегенә караган авылларда да дәвам итте.

– Аркылы урамнарда юллар булмау бер хәер иде. Автомобильләрне авыл башында калдырып кергән елларны белсәгез! Аллага шөкер, ел саен ясап киләләр. Хәзер менә мин яшәгән Бакча урамында  яңгырлы көздә дә резин итек киеп йөрүче юк, – ди авылда яшәүче Фирая Зиннәтуллина. Өлкәннәр үзара салым акчасын берсүзсез бирүләрен, киләчәктә барлык урамнарның да юллы булуына өметләнүләрен әйттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова белдерүенчә, әлеге җирлеккә дүрт авыл керә – Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы һәм Чуаш Аксуы авыллары.

– Халык дәүләт программасының узган еллардагы нәтиҗәсен күреп булса кирәк, быел җыеласы акчаны 500 сум итүгә каршы килмәде. Яшәүчеләрнең 94 проценты  салымны түләде. Акчаны күбрәк җыйгач, файдасы да яхшырак булуын аңлый хәзер халык. Мәсәлән, узган ел җан башына 300 сум гына иде. Дәүләттән субсидияләнеп, әлеге сумма 780 мең сум булып кайтты. Дүрт авылга 333 метр юл ясаттык. Ә быел исә  җыелган сумма 251,5 мең  сум тәшкил итә. Дүрт тапкыр арттырылгач 1 миллион 257 мең сум булып артты. Билгеле, акча средствосы күбрәк булган саен аны зуррак мәйданнарда куллана алабыз. Быел юлларны 752 метр озынлыгында эшләргә планлаштырдык. Тутай, Чуаш Аксуы авылларында быелдан соң инде берәр урамда гына юл саласы кала. Ә Татар Аксуы авылында халык саны аз. Шул сәбәпле монда акча да азрак. Югары Лашчыда исә быелдан соң тагын ике урамда юл саласы кала. Өч урамында эш башланган инде. Җирлек буенча тагын дүрт километр тирәсе башламаган юллар кала. Минем әйтергә теләгәнем шул, әлеге дәүләт программасы гамәлдә булганда күбрәк акча җыеп,  аннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланып каласы иде, – диде җитәкче.  Аның сүзләрен дәлилләп Сираҗев Назыйм абый да сөенечен уртаклашты:

– Эх, ник иртәрәк уйламадылар икән шул үзара салым дигәннәрен. Олыгайган көннәребездә булса да шул юл рәхәтен күрергә насыйп итсен. Көн саен көтәбез инде. Язга такыр юлдан йөрербез, Алла бирсә, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International