Буа шәһәренең "Теремок" балалар бакчасында «Эколята – мәктәпкәчә балалар " - табигать сакчылары рәтенә тантаналы рәвештә кабул итү чарасы узды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы идарәсенең II дәрәҗә өлкән белгече Әмир Җаббаров «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе "Эколята-мәктәпкәчә балалар " сафларына кубул итте, һәм значоклар тапшырды.
Чара ахырында М. Вахитов исемендәге Гимназия директоры Линар Зиннәтуллин балаларны "Эколята" сафларына керүләре белән котлады һәм туган як турында «Буа муниципаль районы географиясе» исемле китабын бүләк итте.