25 октябрьдә 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Аргументы и факты Казан» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева белән туры линия булачак. Турыдан – туры линия темасы-бакчачылар өчен законнарда яңалык. Үткәрелә торган линия кысаларында 2019 елда бакчачылар өчен нәрсә үзгәрәчәген, хәзер үз участокларында төзергә мөмкин булуын, бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерү тәртибе һәм башка корылмаларга хокукларны рәсмиләштерү тәртибе ничек үзгәрүен белергә мөмкин булачак.
Бу һәм башка сорауларга Энҗе Мөхәммәтгалиева укучыларга телефон аша җавап бирәчәк: (843) 526-95-16, 526-95-39, 526-95-30. Сорауларны шулай ук алдан күрсәтелгән телефоннар буенча яки adorfman@kazan.aif.ru электрон почта аша бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте