Бүген Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камартдинов Ранис Рафис улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы катнашында гомуми белем бирү учреждениеләре коллективларына яңа директорлар тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 2 нче лицее директоры вазыйфасына Кәлимуллин Рамил Равил улы, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры вазыйфасына Әхмәтов Ранис Рәис улы билгеләнде.
Ранис Рафисович киләчәктә мәгариф эшчәнлегендә уңышлар, бердәм коллектив һәм мәктәпләрнең чәчәк атуын теләде.