Буада "Көчле рухлылар!" исемле шәхси ачык турнир узачак."

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрь көнне "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 12: 00 сәгатьтә " Көчле рухлы!" исемле, халыклар бердәмлеге көненә багышланган,  шәхси ачык турнир узачак.

Шәхси зачетта ярыш номинацияләре: егетләр (16 яшьтән 18 яшькә кадәр) - штанганың авырлыгы 55 кг; ир - атлар (19 яшьтән 18 яшькә кадәр) - штанганың авырлыгы 65 кг; ир - атлар (ачык зачет) - штанганың авырлыгы 100 кг; ир-атлар (ачык зачет) - штанганың авырлыгы 120 кг; хатын-кызлар (ачык зачет) - штанганың авырлыгы 35 кг. Теркәлү 11.00 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларда үзләре белән паспорт яки шәхесне һәм яшьне раслаучы башка документ булырга тиеш. Турнирда катнашу өчен беренчел гаризалар misharfather@mail.ru электрон почта адресына кабул ителә, элемтә өчен телефон: 89047164992.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International