Буа театры артистлары шушы көннәрдә яңа сезон ача

2018 елның 26 октябре, җомга

Труппа ел әйләнәсе диярлек  гастрольләрдә, шул ыгы-зыгыда премьера да хәстәрләп өлгергәннәр. Яңа спектакльләр һәм планнар турында театрның директоры-баш режиссеры Раил Садриев сөйләде.

Яңа сезонда  тамашачыга рус язучысы Антон Чехов әсәре буенча  “В футляре”  спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Ни өчен классик әсәр һәм рус телендә? Бу режиссер Тимур Кулов белән Раил Садриевнең уртак идеясе икән.

– Чеховны укыган кеше әсәрләренең фәлсәфи яктан тирәнлеген тоемламый калмас. Без бу спектакльне буалыларга күрсәттек. Тамашачы торып басып кул чапты. Казахстан тамашачысы кабул итүе дә аның уңышлы килеп чыгуын тагын бер кат раслады. Өлкәннәр,  студентлар пәрдә төшкән-нән соң да артистларны җибәрмәделәр, – ди Раил Садриев.

Репертуарда төрле жанрдагы әсәрләр булырга ти-еш, дигән фикердә ул. Сер түгел, кечкенә Буада һәр көнне спектакль күрсәтеп булмый. Шуңа күрә труппаның читкә чы-гып киткәч билгеле бер аудиториягә күрсәтерлек әсәрләре булу бик кирәк. 

Бу юлы премьерага язу-чы Ркаил Зәйдулла хикәя-ләре буенча эшләнгән “Абага” спектаклен күрсә-тәчәкләр. Әсәрнең режиссерлары – Егор Чернышов белән Раил Садриев. Декорация авторы – Санкт-Петербургтан килгән яшь рәссам Илшат Вилданов. Бу труппа өчен дә, тамашачы өчен дә  яңа формат. Спектакль  авторның биш хикәясен үз эченә ала. Мишәр хикәяләре дип әйтелүнең асылы шунда – күренешләр бар да җирле халык тормышыннан. Хикәяләрнең берсе – “Әрмән Сөембикәсе” әсәре нигезендә татар хатын-кызының аяныч язмышы ята.

Артистлар әйтүенчә, башка спектакльләрдән аермалы буларак, монда кайбер моментларда тамашачы фантазиясе өчен урын калдырыла. Кемдер нәрсәнедер аңлап бетер-мәскә дә мөмкин. Кыскасы, кешенең үзенә иҗат итү мөмкинлеге тудырыла.

Театрда яңа исемнәргә килгәндә баш рольләрнең берсен Ирек Гайнетдинов уйнаячак. Театр сән-гатенә гашыйк Иске Тинчәле авылы егетен режиссер юкка гына сайламаган. Артистлар аның образларны оста ачуын әйттеләр.

Раил Садриев сүзләренә караганда, Буа артистлары   сезон ачканнан соң  Сербиягә китәчәк. Аннан турыдан-туры Екатеринбургка юл алачаклар. Бирегә Буа театрын спектакль белән ноябрь ае башларында Коляда Театрында узачак халыкара театрлар фестиваленә чакырганнар. Анда төрле илләрдән килгән утыз дүрт театр кырыкка якын спектакль күрсәтәчәк. Алар арасында буалылар да булачак.

Декабрь аенда исә Буа театры Армиянең Мәскәү үзәк Академия театрында чыгыш ясаячак. Хәтерләсәгез, алар фестиваль кысаларында үзләре дә безгә килгәннәр иде. Җавап итеп, зур КВНнар узучы ике меңнән күбрәк тамашачы сыйдырышлы залда спектакль куярга чакырганнар буалыларны. Бу сәфәрне аеруча дулкынланып, җаваплылык тоеп көтәләр.

Раил Илдарович, сүз уңаеннан, Буаны бөтен дөньяга таныткан Халыкара театр фестиваленә кагылышлы планнары бе-лән дә уртаклашты. Иң кызыгын газета укучыга да җиткерәбез: аның кысаларында Буага кино һәм театр актеры Виктор Сухоруковны алып килергә уйлыйлар.

– Мәскәүдә  без аның бе-лән очрашачакбыз, – диде җитәкче. 

Кыскасы, 30-31 октябрьдә җирле театр үз тамашачысын үз “өендә” сезон ачу тамашасына көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International