"2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре" ярдәмче программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән 2018 елда «Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенын оештыру һәм уздыру юлы белән авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру проектын гамәлгә ашыра (алга таба – Проект).
Проект 2018 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәрге чорда район уеннарын уздыруны күздә тота. «Акыллар көрәше» республика интеллектуаль уенының максаты-авылда ял итү сыйфатын һәм авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру. Анда катнашырга 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган, командалар 4тән 6га кадәр булган авыл яшьләре чакырыла. Район уеннарында иң күп балл җыйган командалар җиңүче булачаклар.
Проект турында өстәмә мәгълүматны проект координаторы (Шакирҗанов Л. М.), элемтә өчен телефон: +7 (843) 221-75-97.