Буа районының "Форпост-хокук тәртипләре" әгъзалары белән алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 26 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Буа ветеринария техникумының актлар залында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контроль - инспекция бүлеге әйдәүче белгеч - эксперты Рөстәм Хәбибуллинның Буа муниципаль районының «Форпост-хокук тәртипләре» үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе әгъзалары белән очрашуы булып узды.  Чара барышында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау мәсьәләләре каралды.  Рөстәм Равил улы балаларны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эше белән таныштырды, системада гаризалар урнаштыру кагыйдәләрен аңлатты, шулай ук алкоголь сату белән бәйле төрле хокук бозуларга зарланып, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» сервисы ярдәмендә акча эшләү мөмкинлеге турында сөйләде.

Очрашу ахырында барлык катнашучылар мәгълүмати-агитация материаллары алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International