28 октябрь – автотранспорт хезмәткәре көне. Бу уңайдан әлеге һөнәр вәкилләрен муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров котлый:
"Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары, чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Автомобиль транспорты заманча тормышның мөһим өлеше булуында беркемдә бәхәсләшми. Хуҗалык комплексының барлык тармаклары – сәүдә, төзелеш, сәнәгать, социаль өлкә һәм башкалар – автомобиль транспорты ярдәмендә нәтиҗәле, ышанычлы һәм өзлексез эшли. Автомобиль транспорты һәрвакыт районның, республиканың һәм илнең икътисади һәм социаль үсешендә аерым роль уйный һәм уйнаячак.
Йөк һәм пассажир транспортын йөртүчеләр белән бергә һөнәри бәйрәмне автомобиль йөртү оештыручылар, машиналарга хезмәт күрсәтүчеләр: диспетчерлар һәм кондукторлар, инженер-техник хезмәткәрләр, ремонтник һәм механиклар, бухгалтерлар һәм кассирлар билгеләп үтә.
Авыр хезмәтегез, җаваплылык һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәйрәм көнендә нык сәламәтлек, авариясез эш һәм юлда уңышлар телим."