Буада балалар белән татар телендә эшләүче иң яхшы рус телле тәрбияче билгеләнде

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

"Батыр " мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләре арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста "АБВГДЕЙка" балалар бакчасы тәрбиячеләре Е. Филипова, "Йолдызкай" балалар бакчасы Т. Васильева, "Аленушка" балалар бакчасы Т. Иванова, "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячеләре К. Ятокина, "Ак каен" балалар бакчасы А.Матвеева, "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячеләре Н. Ершова, Кыят мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән Н. Захарова катнашты.
Жюри конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләде: "Мин шәхес" темасына визит карточкасы, уен-викторина: "Переведи! Татарча өйрәнәбез". Конкурсантлар дидактик уен һәм иҗади чыгыш күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны "Ак каен" балалар бакчасы тәрбиячесе А. Матвеева, 2 урынны "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы тәрбиячесе Е. Филипова, "Аленушка" балалар бакчасы Т. Иванова, 3 урынны "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Н. Ершова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International