Буа муниципаль районының хореография коллективлары "уңыш грантлары" республика иҗади конкурсында лауреат булдылар.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елның 28 октябрендә Буа шәһәренең "Мозаика", "Сезам", "Ритм", "БУА Бизэклэре" мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм сәнгать мәктәбенең хореография коллективлары Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сараенда узган "Уңыш грантлары" республика иҗади конкурсында катнаштылар. "Мозаика" хореография коллективы - 1 дәрәҗә лауреат, "Ритм" коллективы - 3 дәрәҗә лауреат, "Сезам" коллективы - 1 дәрәҗә дипломант булдылар. Буа шәһәренең 1нче сәнгать мәктәбенең "БУА Бизэклэре" хореография коллективы эстрада биюе, 13-15 яшьлек кече формалар номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International