1 ноябрьдә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Буа районара тикшерү бүлегендә хезмәт хакын һәм башка түләүләрне түләмәү һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турында сораулар буенча гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелә. Кабул итүне Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Буа районара тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция майоры Илнур Сабирҗанов үткәрәчәк, адресы: Буа шәһәре, Арефьев урамы, 14 йорт.
Барлык кергән мөрәҗәгатьләр буенча закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә һәм срокта объектив һәм һәрьяклап тикшерү оештырылачак.
Кабул итүгә язылу эш көннәрендә 08 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча алып барыла: 8(843-74) 3-13-00, 3-28-20, 3-28-25, 8-9172256312.