Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен илебездә 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр-ул безнең ил тормышында тулы бер чор, ачы һәм куркыныч чор. Совет хакимияте елларында сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә миллионлаган кеше дучар ителгән. Буген нигезсез атылып, репрессияләргә дучар ителгән кешеләрне, төзәтү-хезмәт лагерьларына озатылган, ә аларның туганнары озак елларга газапларга дучар булганнарны искә алалар.
Бүгенге көндә Буа муниципаль районында, элеге газапларга дучар булган 19 граждан яши. Бүген алар янына барып, азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Игътибарыбыз җылылык, кайгырту һәм игелекле сүз аларга ышанычлы ярдәм итсен. Зыян күрүчеләрнең, аларның балаларынның һәм оныкларынның, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.