Буа быел да кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында катнаша. Халык тавыш бирүе белән төзекләндерү өчен шәһәрнең Үзәк мәйданы сайланды.
Үзәк мәйдан, парк, стадион, аларга орынып торган урамнар нинди булырга тиешлеген яшәүчеләр үзләре хәл итә. Тәкъдимнәр кертеп, идеяләр биреп. Бу максатта шушы көннәрдә район мәдәният йортында территорияне төзекләндерү концепциясе буенча гавами фикер алышулар узды. Анда бизнес, төрле оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, яшьләр, гади буалылар – шәһәрнең иң актив 80нән күбрәк кешесе катнашты. Командалап эшләү барышында буалылар уңайлы, барлык яшьтәге шәһәрлеләрне һәм кунакларны елның 365 көнендә дә җәлеп итәрлек җәмәгать территориясе булдыру буенча фикерләрен җиткерделәр. Алар төрле. Бер команда шәһәр үзәгендә мәгълүмати стендлар, тематик җәяүлеләр зоналары, ачык һавада музей булдырырга, һәйкәлләрне бер калыпка салырга, Карл Маркс урамының бер өлешен җәяүлеләр генә йөри торган итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкса, икенчеләре шәһәр үзәгендә яшеллек, кояштан ышыклану урыннары күбрәк булуын телиләр. Яшьләрне исә урам кинотеатры, паркта дискотекалар үткәрү, җанлы музыка, яшьләр кафесы кызыктыра. Тагын тиз генә тукланып чыгу урыннарын арттыру, балалар өчен резин өслекле уен мәйданчыклары төзү, Бөек Җиңү көненә багышланган митингта сугыш ветераннары өчен махсус стационар утыргычлар урнаштыру, паркта декоратив аккошлар, эскәмияләр белән күл казу, автомобильләр өчен стоянкалар ясау, паркны осталар шәһәрчегенә әверелдерү, килгән кунаклар, туристлар өчен сувенирлар сату, мастер-класслар үткәрү урыннары булдыру – һәм болар да бу көнне яңгыраган фикерләрнең барысы да түгел әле. Аларның берсе дә проектны төзегән вакытта игътибардан читтә калмаячак.
– Без бөтен тәкъдимнәрне теркәп бардык. Аларны бергә туплап, халыкның ни күрергә теләгәнен белгәч кенә, архитекторлар буларак, үз фикерләребезне дә җиткерәчәкбез. Уртак тырышлык белән шәһәр үзәге яшьләргә эшләү һәм вакытларын уздыру, шул ук вакытта балалар һәм өлкәннәр, шәһәр чараларын үткәрү өчен урынга әверелергә тиеш, – ди Казаннан архитектор Ринат Гарипов.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбиб-рахманов әйтүенчә, “Шәһәр үзәге” проекты тулысынча әзер булсын өчен халык белән очрашулар дәвам итәчәк.
– Алга таба төрле һөнәр вәкилләре, мәсәлән, спорт сөючеләр, мәдәният хезмәткәрләре, рәсем сәнгате осталары белән аерым эшләячәкбез. Шөкер, шәһә-ребездә мавыгучылар күп. Аларның фикерләрен туплаячакбыз һәм бергәләп әлеге территорияне ничек файдаланачагыбызны җентекләп өйрәнәчәкбез, – ди Айрат Илдарович.
Беренче шундый очрашуга шәһәрнең рәсем сәнгате осталары, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр җыелды. Фикер алышу туган якны өйрәнү музеенда узды. Айрат Хәбибрахманов алар алдына шәһәр үзәгенә үзгәрешләр кертү белән бергә, булдырылачак объектларда ел әйләнәсе үткәреләчәк чараларны да барлау, ягъни мәдәни программа төзү бурычы да куйды. Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның – Бурундуковлар йортының беренче катын сәнгать галереясе итү тәкъдиме яңгырады.
Музей директоры Люция Әхмәтҗанова әйтүенчә, анда күргәзмәләр генә түгел, ә, мәсәлән, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романс кичләре оештыру мөмкинлеге дә бар. Хәтта бина эченнән чыгып та. Ә рәссамнарның мольберт һәм буяу-ларын, башка кирәк-яракларны галереядә сакларга була.
– Мондый чараларга балалар да, өлкәннәр дә тартылыр иде. Берничә ел элек анда шул юнәлештә эш башланган иде инде, – ди Люция Мәүлетовна.
Яшьләр өчен Ял үзәге бинасының арткы ягындагы стоянканы урамда кино карау өчен мәйданчык итү теләге бар. Сурәтләрне диварга эленгән зур экраннан карыйсың, ә тавышын машина эчендә радиодулкын аша тыңлыйсың.
– Гаилә белән бергә ял итү, кино карау өчен дә менә дигән булачак. Мәйданчыкка 50ләп машина сыя торгандыр. Кино күрсәтү өчен оператор гына кирәк, ә керү-чыгу шлагбаум аша, – ди Ял үзәге директоры Илнар Талипов.
Бу очрашуда башка фикерләр дә яңгырады, алар барысы да теркәп барыла.