Этнографик диктант язуда катнашыгыз

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Зур этнографик диктант” язу оештырыла.

Быел Буа районында яшәүчеләрнең этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белемен сынап карау өчен аерым мәйданчык билгеләнәчәк. Ул Алших урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашачак. Акциядә катнашырга теләүчеләрне теркәү 9 сәгатьтә, диктант язу 10 сәгатьтә башланачак.

Адрес: Буа районы, Алших авылы, Кыр урамы, 51 йорт. Үзегез белән ручка алып килүегез сорала. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International