Табиб Галина Галимҗанова:“Инсульттан соң яртысыннан күбрәге аякка баса. Бу – әйбәт динамика”

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Узган дүшәмбедә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Буада, беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәгендә соңгы ун елда Идел аръягы районнарыннан кабул ителгән 5 меңнән күбрәк пациент тулы медицина ярдәме алган. Шуның яртысы үзебезнең районныкы.

Үзәкнең мөдире Галина Галимҗанова белдерү-енчә, алдагы елларда инсультның “яшәрүе” күзәтелсә, быел бу чир күбрәк өлкән яшьтә-геләрне еккан. Табиб мо-ның сәбәбен еллар буе дәваланмыйча килгән төрле авырулар нәтиҗәсе, дип аңлата. Әйтик, ишемик төрдәге инсультка “туры юл яручы” атеросклероздан (кан тамырлары тыгылу), йөрәк тибеше бозылудан, шикәр диабетыннан. Бәхеткә, инсультның бу төрен дә-валауга шанс күбрәк, дип белдерә Галина Николаевна. Куркынычрагы ул – геморрагик инсульт. Бу очракта башка кан саву зонасы зуррак була. Авыруның исән калу-калмавын, терелү дә-рәҗәсен шул “зона”ның мәйданы билгели дә инде. Табиблар аны – томография сурәтендәге “кара тапны” зурмы-кечкенәме икәнен инсульт суккач ике көннән соң гына күрә алалар. Аннары табиб тулысынча диагноз куя.

– Геморрагик инсультны югары кан басымы һәм кан тамырлары авырулары китереп чыгара. Шуңа 40 яшьтән узучыларга елга бер булса да кан тамырларына ультратавыш тикшерүе (УЗИ) үтәргә ки-ңәш итәм. Әгәр дә табиб инсультка китерүче патология ачыкласа, бу вакытта пациентка Республика клиник дәваханәсенә юллама бирелә. Кирәксә, анда түләүсез операция дә ясыйлар, - ди үзәк мөдире.

Тик кызганыч, авырулар бу тикшерүгә дә, башкаларына да, гомумән, үз сәламәтлекләренә җитди карамыйлар икән. Шуңа да әлеге мәкерле чир кабат-кабат “килә”. Моны исәпкә алып, поликлиникада инсульт кичергән барлык пациентларның исемлеген исәпкә алу, аларның авыру тарихы турында мәгълүмат базасын туплап баручы махсус кабинет булдырганнар. Биредә дәвалаучы невролог биргән барлык медицина күрсәтмәләрен теркиләр, аннан мәгълү-матларны участок табибына җибәрәләр. Анысы авыру инсульт кичергән елда 3 айга бер, икенче елда 6 айга күзәтү үткәрергә тиеш.

– Мондый мониторинг эшебезнең нәтиҗәсен җентекләбрәк белергә яр-дәм итә. Әлегә безнең төп статистика шул: быел 6 районнан 500гә якын пациент кабул иттек, шуның 63 проценты тулысынча диярлек аякка басты. Бу – яхшы динамика. Кызганыч, 15 процентын урынга калган авырулар тәшкил итә, – ди Галина Николаевна.

Табиб әйтүенчә, бу чирдән дәвалау курсы үтү генә аз, күпләренә озак вакыт дәвамында реабилитацияләү процедуралары узарга кирәк. Моның өчен пациентны республиканың төрле тернәкләндерү медицина учреждениеләренә җибәрәләр. Чөнки бире-дәге үзәктә авыруга ба-ры беренчел дәвалау-физкультура күнегүләре генә үткәрәләр.

Тик “1 номерлы үтерүче” исемен алган әлеге чиргә каршы көрәш чаралары бар. Барысы да кешенең үзеннән тора, ди табиб. Беренчедән, кыздырылган, ысланган, майлы ризыкларны ашамаска кирәк. Алар – холестерин чыганагы. Бу исемлеккә тозлы, татлы ашамлыкларны да кертергә була. Икенчедән, начар гадәтләрдән тыелу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарур. Өченчедән, елга бер булса да тулы медицина тикшерүе узарга киңәш ителә. Аның нәтиҗәсендә инсульт кына түгел, ә башка авыруларны да иртә стадиядә ачыклап, үз вакытында дәвалап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International