Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Казанның Мәскәү һәм Киров районнары халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Казанның Мәскәү һәм Киров районнары халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.

Көн җилле, суык булуга карамастан, сәүдә рәтләреннән кеше өзелмәде.Быел ярминкә урыны үзгәргән –  Батыршин урамына күчкән. Кысанрак булса да, барысы да сыешканнар үзе. Район үзешчәннәренә чыгыш ясау өчен дә урын калган.  Аларның дәртле җырлары астында казанлылар иртәнге якта ук һәр ноктада тукталып, Буа сыен сайларга керештеләр. Инде иртәнге сәгать уннар тирәсенә Кыят, Яшевка, Боерган, Күл Черкене, Зур Фролово авыл җирлекләре башлыклары халыктан артканны җыеп алып килгән  продукцияне сатып бетергәннәр иде инде. Кабак та, ташкабак та калмаган.

– Аларга сорау зуррак та булды әле, – ди Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова. Шәһәрлеләр кабак бәлешен ярата, файдасы күп булуын белә. Яшевка өстәленнән соңгы булып кукуруз чәкәннәре “китте”. Галина Васильевага    берничәне бүләк итеп кенә җибәрделәр. Ихлас рәхмәтле калды ханым.

– Бүген үк пешереп ашаячакмын. Бик яратам, – ди ул.  Яшелчәләрнең бәясе болай да кыйммәт түгел – 12-16 сум. Сайларга да рөхсәт итәләр. Кайберәүләр бәрәңгенең эрелегенә генә канәгать түгел, эче нинди булуы да кирәк.

– Мин сары бәрәңге яратам, – ди Сания Габитова. Андыйны Аксудан Фоат Әлмө-хәммәтов алып килгән  булып чыкты.

– Сатып алучыларның бар таләпләрен канәгатьләндерергә тырышабыз. Бәрәң-гене ярты кило сорасалар  да, үлчәп би-рәбез, – ди ул. Аксулылардан бәрәңге, төп “бизнеслары” булган кишер-суган сатучылар тагын да бар иде. Аларның автомобильләре яныннан да сатып алучылар өзелмәде. “Дружба” агрофирмасы алып килгән сөткә,  май-сыр комбинаты, “Буа” җиләк-җимеш питомнигы совхозы, “Карлинский” ит йорты продук-циясенә, сыер, күркә итенә, балга да сорау зур. Буа икмәген аеруча ярата казанлылар.

– Ярминкәләрдә генә түгел, аерым бер кибет ачсалар да  рәхмәтле булыр идек.  Бигрәк тәмле бит, – диләр ирле-хатынлы Зиннәтуллиннар. Бу атнада борчак белән бодайны да иртәнге якта ук алып бетерә яздылар. Сәгать унберләр тирәсендә Буа элеваторы “КамАЗ”ы әрҗәсендә ике капчык бөртек кенә үз хуҗаларын көтә иде. Алар да озак ятмагандыр – көн уртасында ярминкә мәйданы умарта иле шикелле гөрли иде әле.

Барлык сатучылар да тырыш хезмәт куеп үстергән, җитештергән сыйларының сатылып бетүен тели. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, буалылар бу көнне 35 тонна товар реализацияләгәннәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International