Беренчедән, транспорт чараларын электрон ПТС (транспорт чарасы паспорты) белән теркәү тәртибе билгеләнде. Икенчедән, транспорт чарасы двигателен алмаштыру процедурасы гадиләште. Двигательне тибы һәм моделе буенча тиңдәшкә алмаштырганда аның номеры турында мәгълүматлар карау нәтиҗәләре буенча теркәү гамәлләрен үткәргән вакытта мәгълүматлар базасына кертелә. Двигательгә документлар таләп ителми. Өченчедән, ике һәм аннан күбрәк хуҗаныкы булган транспорт чарасын теркәү тәртибе көйләнгән. Шулай ук автомобильне алмаштырганда теркәү билгеләрен саклау срогы ике тапкырга (ярты елдан бер елга) арттырылды. “Транзит” теркәү билгеләренең гамәлдә булу вакыты 20дән 30 тәүлеккә кадәр озайтылды. Тагын транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның бланкы яңартылды.
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан алу бүлекчәсе начальнигы Илдар Гыймалетдинов