Шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән рәсем сәнгате осталары, районның мәдәният хезмәткәрләре чыкты.

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Фикер алышу туган якны өйрәнү музеенда узды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов үзәкне үзгәртеп кору белән беррәттән мәдәни программа төзү, ягъни ел дәвамында үткәреләчәк чаралар буенча да бурыч куйды. Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның беренче катында – Бурундуковлар йортында сәнгать галереясы булдыру турында тәкъдим яңгырады. Катнашучылар анда күргәзмәләр, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романслар кичәләре үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Хәтта бинадан читтә дә. Галереядә мольбертлар һәм буяулар, башка кирәк-яраклар сакларга мөмкин булачак. Мондый чаралар балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итәр иде.

Ял үзәге бинасы артындагы стоянканы урам киносы өчен мәйданчыкка әйләндерү теләге бар. Сурәте зур экранда диварда, ә тавыш – радиоволналарга машинада. Очрашуда башка фикерләр дә яңгырады. Алар барысы да игътибарга алынды.

Исегезгә төшерәбез, Буа янә Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында катнаша. Конкурста катнашуның төп шарты-фикерләр алмашу, буалы һәр кеше шәһәр үзәген үзгәртеп кору буенча үз тәкъдимнәрен кертергә тиеш, шуңа күрә мондый очрашулар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International