Бүген Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен Лицей-интернат базасында Буа районы башлыгының "Талантлар ачу" профильле мәктәбе, районның талантлы һәм сәләтле балалары өчен "Казан ачык талантлар университеты" катнашында, үзенең эшен башлап җибәрде.
Профильле мәктәпнең максаты: "Киләчәк һөнәре һәм компетенциясе". Районның барлык мәктәпләреннән 75 катнашучы өчен 4 көн дәвамында тренинглар, лекцияләр, уеннар узачак, алар барышында балалар үз үсешенең траекториясен төзи һәм киләчәкне планлаштыра алачаклар.
Аларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр телибез.