30-31 октябрьдә Татарстан Республикасында һөнәри осталык буенча 25 компетенция буенча «Абилимпикс - 2018» IV илкүләм чемпионаты узды. Буа ветеринария техникумы студенты Рамил Травкинны "кондитер эше" буенча "Абилимпикс" төбәк чемпионатында 3 урын белән котлыйбыз!
АБИЛИМПИКС-халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның бурычлары профессиональ юнәлеш бирү, инвалидлыгы һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләрне һөнәри белем алуга мотивацияләү, аларны эшкә урнаштыруга һәм җәмгыятьтә социомәдәни инклюзиягә ярдәм итү (сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен WorldSkills).