Бүген Суд приставларының федераль хезмәте (Россия ФСПХ) — судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү, суд актларын, башка органнар һәм вазыйфаи затлар актларын үтәү, шулай ук билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек функцияләрен һәм хокук куллану функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы.
Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларыбызны һәм һөнәри осталыгыгыз, намуслы хезмәтегез, эштә җаваплылык өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә шәхси тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм ныклы тормыш позицияләрендә уңышлар телибез!