Буалылар "Алтын тавышка — алтын Акчарлак " халыкара җыр фестивалендә катнашты

2018 елның 2 ноябре, җомга

Якташларыбыз Нурдания Низамова һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Ягъфәров бүген «Габделфат Сафин» хәйрия фонды патронаты астында уза торган «Алтын тавышка — алтын Акчарлак» халыкара җыр фестивалендә катнаштылар. Әлеге конкурсның максаты - " көмеш» яшькә җиткән кешеләргә үз талантыңны ачарга ярдәм итү. Яшь ценз-40 яшьтән 100 яшькә кадәр. Беренче турда 342 катнашучы гариза биргән, шуларның 58е икенче турга узган. Буалылар да икенче турга үттеләр һәм лаеклы чыгыш ясадылар. Конкурста җиңүчеләр Габделфәт Сафин белән бер сәхнәдә җырларга чакыру алачаклар.
Якташларыбызга иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International