Алдан хәбәр иткәнебезчә, шәһәр үзәген төзекләндерү проекты үз эченә үзәк стадионны да ала. Аны үзгәртү турында фикерләрен урында спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренер-укытучылары җиткерделәр. Спортчыларны иң борчыганы стадионны кыш кө-не файдаланып булмау. Алар бу максатта 80 метр озынлыкта резин өслекле йөгерү юллы ябык манеж булдырырга тәкъдим итәләр.
– Җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр кышын да күнегүләрен ташламаслар, аларны шунда үткәрерләр иде. Аннан киенү-чишенү бүлмәләрен яңарту, зурайту мөһим. Шунда ук спорт кирәк-яракларын саклау урыны булдырылсын, трибуналарга козыреклар ур-наштырылсын иде, – ди “Батыр” спорт мәктәбе тре-нер-укытучысы Назыйм Шәмиев. Шушы ук мәктәптә футболчылар тәрбияләүче Ренат Садыйков футбол кырын биек челтәр койма белән әйләндереп алу ки-рәклеген әйтә.
– Бу стадионда берьюлы футбол уеннарын һәм башка ярышларны үткәрү мөмкинлеге бирер иде,– ди ул. Аныңча, төрле районнардан бәйгеләргә килгән балаларның иминлеген тәэмин итү максатында ста-дионның үз парковкасын булдыру да таләп ителә. Спортчылар тагын анда балалар өчен баулы шәһәрчек ясау, кышка хоккей тартмасы урнаштыру турында фикерләрен җиткерделәр. Бу кышын да төрле ярышлар үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.
– Җәен стадионда төрле ярышлардан тыш, яшел фит-нес күнегүләре дә еш үткәрелә, – ди яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Садыйков