Безнең район комбайнчылары "Иң яхшы комбайнчы" конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде

2018 елның 2 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә, 29 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртеклеләрне җыю буенча «иң яхшы комбайнчы» конкурсында катнашучыны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 490 призлы урын исемлегенә Буа муниципаль районыннан 11 комбайнчы керде: Коммуна "җәмгыятеннән Илдус Насыйбуллин. "Акрос 550" комбайнында 1656 тонна ашлык суктырган; 1685 тонна суктырган "Авангард" ҖЧҖдән Николай Николаев; 3916 тонна суктырган "Кыят" ААҖ Александр Грачев;Фирзәр Хаттапов "Авангард"ҖЧҖ -2615 тонна;Дмитрий Герасимов “Кыят“ ААҖ – 2190 тонна; Дмитрий Сидоров Авангард ҖЧҖ-2104 тонна; Илгиз Сөнгатов Авангард ҖЧҖ – 2004 тонна; Илгиз Сөнгатов Авангард ҖЧҖ – 1938 тонна; Зәйнетдинов Наил – 1932 тонна; Алексей Федоров Авангард ҖЧҖ – 1931 тонна; Измайлов Зөлфәт Авангард ҖЧҖ – 1776 тонна.

Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, алдынгыларның барысы да акчалата премия алачак. Әлеге исемлектән дүрт комбайнчы республика премиясе – 50 мең сум күләмендә , җидесе район премиясе - 30 мең сум күләмендә алачак. 
Конкурста җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/peredoviki.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International