Буалылар бүген Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр

2018 елның 2 ноябре, җомга

Бәйрәм залында җыелучыларны муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров котлады. Ул билгеләп үткәнчә, безнең районда күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. «Бу бәйрәм без, төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм диннәргә караган россиялеләр – гомуми тарихи язмышлы һәм уртак киләчәкле бердәм халык булуын искә төшерүгә юнәлдерелгән. Безне барыбызны да илебезне көчле һәм чәчәк атучы итү теләге берләштерә, без, бер-беребезгә хөрмәт һәм килешеп яшәүне дәвам итеп, алга таба да безнең район һәм күпмилләтле Татарстан хакына нәтиҗәле хезмәт итәчәкбез", - дип билгеләп үтте ул һәм буалыларга тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары теләде.

Чыгышының ахырында Марат Азат улы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның туганнарына батырлыклар өчен бүләкләү кәгазьләре тапшырды. Шулай ук район башлыгы кулыннан республика чараларында катнашучылар һәм җиңүчеләр мактау грамоталары алды.
Тантана районыбыз үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International