Буада WorldSkills чемпионатының челтәр этабы узды

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Буа ветеринария техникумы базасында Worldskills чемпионатының Буа, Әтнә, Минзәлә районнары, шулай ук Казан шәһәре вәкилләре катнашында челтәр этабы узды. Алар " Ветеринария" компетенциясендә көч сынаштылар. Баш эксперт Максим Мечов сүзләренә караганда, челтәр этабында 16-22 һәм 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты.

Иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә 14-16 ноябрьдә Казанда узачак төбәк этабында катнашу мөмкинлеге бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International